Кыйммәтле бүләк

Балалар өчен Яңа ел бүләкләре 20 процентка кыйммәтләнгән. Моның сәбәбе – дөнья базарында шоколадка хаклар арту. Хаклар бертөрле генә күтәрелми, мисал өчен, кәнфитләргә 6-8 процентка арта, шоколадка якынча – 16, карамельгә – 3-4 процентка. 2022нче елда 800 граммлык татлы бүләкне 1300 сумга алып булган. Быел исә ата-аналарга мондый бүләк өчен, ким дигәндә, 1600 сум акча чыгарып салырга туры киләчәк.

Комментарии