Кыш бабай килми

«Кыш бабай поезды» Яңа ел маршруты быел Казанга килмәячәк. Аның рәсми сәбәбе турында әйтелми. Әмма Кыш бабай поездының «Кайнар линия»сендә билгеләп үтелгәнчә, аның расписаниесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Поездның Татарстанда бер шәһәрдә дә тукталыш ясамаячагын әйтеп үтәргә кирәк. Моңа кадәр Кыш бабай поезды Чаллыда да туктый иде. Әмма быел автомобиль төзүчеләр шәһәре дә маршруттан төшереп калдырылган.

Комментарии