Бәя үсә

Русия Хөкүмәте яңа үрнәктәге чит ил паспортын бирү өчен пошлинаны 20 процентка арттырырга тәкъдим иткән. Бәя инде киләсе елның 1нче гыйнварыннан үсәчәк. Шулай итеп, документ рәсмиләштерү бәясе биш меңнән алты мең сумга, балалар өчен – 2,5 меңнән 3 мең сумга җитәчәк. Моннан тыш Русиядә вакытлыча яшәү өчен рөхсәт кәгазе алуга пошлина күләме 1920 сум булачак (моңа кадәр – 1600 сум).

Комментарии