Бездә үзгәрмәгән

31нче октябрьдән 7нче ноябрьгә кадәр Русиянең 51 төбәгендә бензин бәясе кимегән. Татарстанда исә ул элеккеге дәрәҗәдә калган. Росстат хәбәренчә, Татарстанда АИ-92 маркалы бензинның литры – 49,54, АИ-95 – 53,34, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалысы 66,01 сум тәшкил итә. Дизель ягулыгы исә уртача 59,61 сумга сатыла. Бензин барыннан да элек Чечня Республикасында (уртача бәясе 2,8 процентка кимегән) һәм Киров өлкәсендә (2,1 процент) арзанайган. 

Комментарии