Уку йортларында үзгәреш

Русия югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Элегрәк абитуриент берьюлы 10 белгечлек һәм юнәлешкә гариза тапшыра ала иде, хәзер 5кә калган, дип яза «Российская газета». Теләк буенча бер үк вакытта ике гариза (бюджетка һәм түләүле бүлеккә) тапшырырга рөхсәт ителә. Әгәр берничә белгечлекне сайлагансың икән, берсенә өстенлек бирергә кирәк – кабул итү комиссиясе шуны игътибарга алачак. Укуның барлык формалары буенча бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм вакытлары билгеләнгән. Моңарчы һәр уку йорты читтән торып уку бүлегенә кабул итү вакытларын мөстәкыйль рәвештә билгели ала иде.

Комментарии