Кирәкмәсә – тапшыр

Мәскәүдә көнкүреш предметларын утильләштерү эше җайга салынган. Илебез башкаласында кер юу машинасы утильгә иң күп чыгарылган өй предметларының берсеннән санала. Ел ярым вакыт эчендә мәскәүлеләр фатирларыннан гомуми авырлыгы 850 тонна тәшкил иткән 30 меңнән артык кирәкмәгән предметларны чыгарган. Шуның 9595е – кер юу машинасы, 9574е – суыткыч. Газ плитәсен тапшыручылар саны 3637 булган.

Комментарии