Дару сатсаң

Русиядә «дару наркоманнары» торган саен күбәя. Дәүләт Думасы даруны рецептсыз саткан өчен штрафларны арттыру турында закон проектын кабул итте. Документта әйтелгәнчә, штраф күләме фармацевтика хезмәткәрләре һәм вазыйфаи затлар өчен – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, хосусый эшмәкәрләр өчен – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 150 меңнән 200 мең сумга кадәр булачак.

Комментарии