Кызыксындырулар бар

Казанның мәктәп ашханәләрендә хезмәт куючы пешекчеләр күпләп эштән киткән. Шәһәрнең азык-төлек һәм социаль туклану департаментында да эш урыннары бушаган. Моның төп сәбәбе – хезмәткәрләрнең олы яшьтә булуы һәм алар өстенә артык күп эш йөкләнү, дип хәбәр итә «Российская газета». Хәзер пешекчеләрне кызыксындыру өчен 2 мең сум өстәмә түләүләр каралган. Моннан тыш, «дустыңны китер» акциясе дә эшли. Хезмәткәр тагын бер эшче алып килсә, хезмәт хакына өстәп, бер тапкыр түләнә торган 10 мең сум акча биреләчәк.

Комментарии