Агуланучылар күп

2021нче елда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән агуланучылар саны узган ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан. Мондый очракларның 88,4 проценты – 18 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, 6,7 проценты – 15-17, 4,9 проценты – 14 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән. Агуланучыларның 43 проценты – эшкә урнашмаган, 15,6 проценты – эшләүче, 9,4 проценты – пенсионерлар, дип яза «Реальное время».

Комментарии