Эшеннән китә

Билгесез кешеләр Актаныш зиратында урнашкан кабер өстендәге хачны кискәннәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов җаваплылыкны үз өстенә алып, отставкага бирде һәм: «Безнең җирле зират территориясендә Чаллы кешесе, әмма безнең районда теркәлгән Виктор Смирновның каберен янә мәсхәрәләделәр. Беренче очрак узган елның декабрендә булган иде. Бу – провокация», – дип белдерде. Район башлыгы үз вазыйфасын район советы сессиясендә тиешле карар кабул ителгәнче башкарачак.

Комментарии