Чит илдән килгәннәр

Алабуга районының Морт авылы клубына балалар өчен уздырылган чыршы бәйрәмен күрер өчен Германиядән килгәннәр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Германия иҗтимагый балалар каналы татар мәдәнияте, Кыш бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа елны каршылау һәм бәйрәм итү турында фильм төшерергә җыена. Шул максаттан алар Татарстанга килгән.

Комментарии