Эт талаган

Казанда сукбай эт кечкенә малайның битен тешләгән. Бу хәл Фучик урамы 33нче йорт янында булган. Бала аяк киеменең шнурын бәйләргә дип иелгән һәм шул вакытта эт аның битен, кулын тешләгән. Баланы хастаханәгә алып барганнар. Аның өске һәм аскы ирене яраланган, кулы зыян күргән.

Комментарии