Укучы һөҗүме

Ростов өлкәсендә мәктәпкә пычак белән килгән үсмер укытучыларга һөҗүм иткән. 15 яшьлек әлеге тугызынчы класс укучысына психик авыру диагнозы куелган булган. Укуында начар билгеләр алу сәбәпле, аның чире көчәйгән генә. Үсмернең медкартасында шизофрения тайпылышлары турында язылган. 
Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше зыян күргән: вахтерша, педагог һәм оныгын укырга алып килгән пенсионер бабай. 

Комментарии