Мегасклад төзелә

Татарстанның Лаеш районында мегасклад комплексы төзелә. Ул 15-20 мең яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Биредә хәзер актив рәвештә төзү эшләре алып барыла. Складның гомуми мәйданы – 500 мең квадрат метр. Моннан тыш, проект кысаларында тулай торак, бизнес-үзәк, спорт мәйданчыгы, ашханәләр һәм хезмәтнең оптималь шартларын тәэмин итә торган башка объектлар төзү планлаштырыла. Технопаркның бер өлеше 2024нче ел ахырына төзелеп бетәр, дип планлаштырыла.

Комментарии