- 12.09.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
12нче сентябрь иртәсендә Новосибирск өлкәсендә гидросистемасы эшләми башлаган А320 самолетын басуга төшереп утыртуга ирешкән пилотларның исемнәре мәгълүм булган. Болар – капитан Сергей Белов һәм икенче пилот Эдуард Семенов. А320 самолетында гидросистема биеклек һәм юнәлеш рульләре белән идарә итү өчен кирәк. Ул эшләми башласа, экипаж самолет белән идарә итә алмый. Әмма бу батыр пилотлар очкычны бодай кырына төшереп утыртуга ирешкәннәр. Самолетта 170 кеше, шул исәптән 23 бала булган. Беркемгә дә зыян килмәгән.
Комментарии