Һәлакәт күп

Татарстан электр самокаты катнашында юл һәлакәте иң күп теркәлгән төбәкләр исемлегенә кергән. Беренче яртыеллыкта шундый ун очрак теркәлгән. Тулаем алганда, илдә самокатчыларга бәйле хәвефләр саны 1,5 тапкыр арткан. Һәлак булучылар да бар: 6 үлем очрагы теркәлгән. Республикада быел электр самокатында йөрү кагыйдәләрен бозган 735тән артык кеше җаваплылыкка тартылган.

Комментарии