Кагыйдә өчен төрмә

10нчы гыйнвардан Русия территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде. Берничә тапкыр каршы як полосага чыккан яки тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Моннан тыш, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр яки ике-өч еллык хезмәт хакы күләмендә акчалата штраф каралган. Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгә ала, дип яза «Казанферст».

Комментарии