Баш тартмыйлар

Русиядә аналарның яңа туган сабыйларыннан, шул исәптән авыру балалардан баш тарту очраклары соңгы ун елда 4,5 тапкырга кимегән. Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова фикеренчә, быелдан яңа туган балалар 40тан артык тумыштан һәм нәселдән килгән чирләргә тикшерелә. Авырулары ачыкланган һәр сабый диспансер күзәтүенә куела һәм аларны дару препаратлары белән тәэмин итү карала.

Комментарии