Балалар эшләсен

Казанда һәр өч ата-ананың берсе (36 проценты), балаларны паспорт алгач, ягъни 14 яшьтән эшләтә башларга була, дип саный. Дүрттән бер өлеше (23 проценты) – 16 яшьтән, 20 проценты балигъ булгач, ягъни 18 яшен тутыргач кына баласын эшкә чыгарырга әзер. SuperJob сервисы сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗә ясаган. Анда 7–16 яшькә кадәрге балалар үстерүче ата-аналар катнашкан.

Комментарии