Баланың артыгы юк

Башкортстанның Краснокама районында яшәүче Гөлсирин Дербеневага – 59, ә аның ире Аис Маликовка 56 яшь. Алар 15 ел бергә тату гомер кичерәләр. Икесенең дә беренче никахларыннан өчәр балалары бар. Гаилә коргач, 7 һәм 9 яшьлек апалы-сеңелле ике кызны тәрбиягә алганнар. Соңрак балалар йортыннан шалтыратып, аларга тагын ике малайны алырга тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта әти-әниле йортта 4 яшьтән 21 яшькә кадәрге 30 бала яши: 18 ул һәм 12 кыз.

Комментарии