Үзгәреш бар

Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан «гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» һәм «мәгариф турында» кануннарга төзәтмәләр кабул итте. Педагоглар тиешле әзерлеге яки күнекмәләре булганда беренче ярдәм күрсәтә алачак. Шулай ук физкультура дәресләренә хәзер кулында медицина күрсәтмәсе булган укучы гына кертеләчәк. Балалар профилактик медицина тикшерүләре узарга тиеш булачак.

Комментарии