Күзе ачылган

Чаллыда 67 яшьлек ир йөри алмаслык хәлдә булуы белән беррәттән, алты ел берни күрми яшәгән. «Гийен-Барре синдромы» дигән сирәк очрый торган авырудан интеккән ул. Сукыр иргә шәһәрнең 5нче больницасында авыр операция ясаганнар. Нәтиҗәдә аны дөм сукырлыктан коткарып калганнар. Операциядән соң ике көн узгач, ир хатыны һәм табибларның елмаюлы йөзләрен күреп шаккаткан.

Комментарии