Аллаһ йорты

Казанның балалар республика клиник больницасында мәчет һәм чиркәү төзеләчәк. Ул «Тыныч бакча» рухи комплексы дип аталачак. Мәчет урта гасыр табибы һәм галиме Әбүгалисинә исемен йөртәчәк. Гыйбадәтханә бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдыра алачак. Төзелеш өчен акча РФ Мөселман эшкуарлары Ассоциациясенең хәйрия фондыннан тотылачак.

Комментарии