Агуланганнар

Ульяновск өлкәсендә ялган хәмер эчүдән агуланып, 18 кеше вафат булган. 6нчы июнь мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр саны 51гә җиткән, әмма бу сан һаман арта. Агуланучылар арасында – Димитровград, Ульяновск шәһәрләрендә, Новый Малыклы авылында яшәүчеләр бар. Моннан тыш Самара өлкәсендә шушы ук эчемлектән агулану очраклары (алты кеше үлгән) һәм Удмуртиядә ике кешенең агулануы мәгълүм. Түбән Новгород өлкәсендә дә «Мистер Сидр» эчкәнннән соң ике кешенең гомере өзелгән.

Комментарии