Зарарлы гадәт

Татарстан халыкның зарарлы гадәтләргә ияләшү-ияләшмәве буенча Русия төбәкләре рейтингында 28нче урынга чыккан. Төньяк Кавказ республикалары – Чечня, Дагыстан һәм Ингушетия лидерлыкта. Халкы зарарлы гадәтләрне үз итмәгән төбәкләр унлыгына шулай ук Ульяновск, Волгоград, Рязань, Брянск өлкәләре, Башкортстан һәм Мари Иле кергән. Ә менә Хакасия, Еврей автономияле өлкәсе, Камчатка крае, Сахалин, Магадан кебек өлкәләр – рейтингта иң ахыргы урыннарда. Халык арасында төп зарарлы гадәтләр: тәмәке тарту, хәмер сату, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны, спиртлы эчемлек кулланудан үлем-китем кебек күрсәткечләр рейтинг нигезен тәшкил итә.

Комментарии