Янгын чыккан

Мәскәүдә узган якшәмбе кичендә күп катлы йортның 10нчы катында янгын чыккан. Фатирда 4 яшьлек малай белән 8 яшьлек кыз, аларның әтиләре булуы мәгълүм. Йорттан барлыгы 30 кешене эвакуацияләгәннәр. 25 квадрат метр мәйданны биләгән янгын сүндерелгән. Тик төтен белән агуланган ике баланың гомерен табиблар саклап кала алмаган, әтиләренең хәле авыр дип бәяләнә. Хәзер «Саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарии