Мэрдан – бүләк

Казанның сәләтле мәктәп укучылары һәм студентлары фәнни эшләр конкурсында җиңсә, башкала мэры Илсур Метшин исеменнән 20-30 мең сум күләмендә стипендия алачак. Аспирантлар өчен – 40, югары уку йортлары студентлары өчен – 30, көллият студентлары өчен – 20, укучылар өчен – 20 мең сум күләмендә акча каралган. Теләге булганнар 31нче октябрьгә кадәр «Русия яшьләре» сайтында гариза калдырырга тиеш.

Комментарии