Тоткарланган

 

Полиция хезмәткәрләре Кайбыч районының Мөрәле авылындагы ангарда булдырылган нарколабораторияне фаш иткән. 3 кеше тоткарланган, 13,8 кг авырлыктагы синтетик наркотик кулга төшерелгән. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ир-атлар узган елның көзендә легаль булмаган интернет кибеттән наркотик ясау өчен махсус җиһазлар сатып алган. Алар үз продуктларын республикада сатарга җыенган. «Наркотикларны законсыз сатарга омтылу» факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Комментарии