Өлкән парларга – бүләк

Казан башкарма комитеты 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәүче гаилә парларына акчалата бүләк әзерләгән. Бу җәһәттән карар шәһәр сайтына урнаштырылган. Аның нигезендә, 50 ел пар канатлар булып яшәүчеләргә – 6 мең сум, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 10 мең, 70 ел бергә гомер кичерүчеләргә 25 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Бүләк алу өчен ирнең дә, хатынның да Русия гражданнары булуы һәм Казанда яшәүләре кирәк. Шул ук вакытта никах Татарстан башкаласында теркәлгән булырга тиеш. Башкарма комитет бүләгенә ия булу өчен гаилә парына Казанның теләсә кайсы ЗАГС идарәсенә уртак гариза, паспорт, никахлашу турында таныклык тапшыру шарт.

Комментарии