Өченчесе булмас

Өченче сменада уку быел юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдерде. Аның сүзләренчә, Русиянең 73 төбәгендә мәктәпләр төзү буенча актив эш алып барыла. Яңа уку йортларын кулланышка кертү 2023нче елда өченче сменаны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Комментарии