Озайтылды

Татарстанның Югары суды 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевка карата яңа карар чыгарды. Ул тагын өч ай, 11нче ноябрьгә кадәр, СИЗОДа калачак. Ачыкланганча, гаепләнүче эш томнары белән танышырга өлгермәгән. Хәзерге вакытта ул аларның яртысын – 300 томның 148ен генә өйрәнгән. Шул сәбәпле тикшерү судтан гаепләнүчене тагын өч айга сак астында калдыруны сорады.

Комментарии