«Кирмән»ле акча

Яңартылган 1000 сумлык акчада Казан Кремле сурәте пәйда булырга мөмкин. Яңа меңлек өчен сурәтләр исемлегендә Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге, «Болгар шәһәрлеге» тыюлыгы да бар. Хәзер рәсемнәрнең караламалары эшләнә. Яңартылган 1000 һәм 5000 сумлыклар – киләсе елда, 500 сумлык – 2024тә, 10 һәм 50 сумлыклар 2025нче елда әйләнешкә керәчәк.

Комментарии