Мәхәббәткә киртә юк?

Мәскәүдә унынчы класс укучысы 49 яшьлек сөйгәненә кияүгә чыгарга җыена. Укучының әтисе шок хәлендә: ул полициядән кызын туктатырга һәм никахлашуга юл куймаска таләп итә, дип яза «Реальное время». 16 яшьлек кыз интернетта яшьтәше белән таныша. Алар очраша башлыйлар. Җәй ахырында алар арасына малайның 49 яшьлек опекуны килеп керә. Ул кызның башын әйләндерә. Ата сүзләренчә, пар муниципалитеттан мөнәсәбәтләрен законлаштырырга рөхсәт алырга өлгергән.

Комментарии