Мәчеттә – шартлау

30нчы гыйнвар көнне Пакистанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә мәчеттә көчле шартлау булды. 31нче гыйнварга 59 кешенең үлүе, 157сенең төрле җәрәхәтләр алуы мәгълүм иде. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәренчә, фаҗигагә террорчы сәбәпче булган. Ул бомбаны гыйбадәт вакытында шартлаткан, мәчеттә 120гә якын кеше булган, җыелган кешеләрнең күбесе – полиция, армия һәм сапер бүлекчәләре вәкилләре. Мәчетнең бер өлеше һәм бинаның түбәсе җимерелгән.

Комментарии