Мәк өчен

Баулы районында бакчасында мәк үстерүче 70 яшьлек пенсионер хатын-кызга карата «Наркотик матдәләрдән торучы үсемлекләрне законсыз үстерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Полиция хезмәткәрләре бакчада барлыгы 110 мәк үскәнен исәпләп чыгарган. Бакча хуҗасы аны шәхси максатларда куллануы өчен үстерүен әйткән.

Комментарии