Эшләмәүчеләргә – акча

Русия Хөкүмәте, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен, төбәкләргә 10 миллиард сумнан артык акча бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәмә сыйфатында алачак. Билгеле булганча, 1нче июньнән яшәү минимумы күләме 10 процентка арттырылды. Бу исә төбәк бюджетыннан акчаны күбрәк тотуга, аны киеренкеләндерүгә китерде. Федераль үзәк субсидияләре әлеге чыгымнарны каплау һәм 1 миллионнан артыграк кешегә өстәмә түләү бирү мөмкинлеге тудыра.

Комментарии