Яшәүчеләр күп

Узган ел йомгаклары буенча, Татарстанда яшәүчеләр саны 4 миллионнан артып киткән. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, соңгы елда республикага чит илдән 115 меңнән артык кеше күченеп килгән. Рәсми статистика буенча, ел башына төбәгебездә 4,002 миллион кеше яшәгән. Шул ук вакытта туучылар саны кимү теркәлгән. Узган елда Татарстанда 36,7 мең бала туган, 48,8 мең кеше вафат булган.

Комментарии