Тынгы юк

7нче декабрь көнне сәгать 10.00да Вахитов районы суды БТИҮгә (экстремистик эшчәнлек алып бара дип, Юстиция министрлыгы эшчәнлеген туктатып торды) карата мәхкәмә карарын чыгарачак. Прокуратура Хәтер көнендә яңгыраган һәм Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшинга юнәлгән мөрәҗәгатьтә экстремизм билгеләре күрергә тели. Үзәкне гаепле дип тапкан очракта, аңа 500 мең сум күләмендә штраф яный.

Комментарии