Тагын фаҗига

25нче ноябрь иртәсендә Кемерово өлкәсенең Белов шәһәрендәге «Листвяжная» шахтасында шартлау булды һәм янгын чыкты. Нәтиҗәдә 51 кеше, шул исәптән биш коткаручы үлде, 70тән артык кеше имгәнде, аларның 64е больницага урнаштырылды. Бу һәлакәттән соң башланган тикшерү барышында Баш прокуратура Кузбасс шахталарында канун бозуның 449 очрагын ачыклаган. Кимчелекләр иминлек һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү җиһазларына бәйле.

Комментарии