Студент өчен

Татарстан студентлары җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын компенсацияли алачак. Мондый конкурсны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлап җибәрде. Грант оту өчен бик яхшы билгеләренә ия булырга, фәнни, иҗтимагый, мәдәни, спорт эшчәнлегендә катнашырга һәм көндезге бүлектә укырга кирәк. Мондый студентларга Казанда – 11 мең, ә Чаллыда 10 мең сум түләнәчәк. Грантка гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин: transport.studgrant.ru.

Комментарии