Штраф көтә

Машина тәрәзәсен, фара һәм номерларын тиешсез урында юган өчен машина йөртүчеләр киләсе елның 1нче мартыннан штраф түли башлаячак. Әйтик, газонда, балалар мәйданчыгы яки ишегалдында автомобиль «күзләре»н тузан-пычрактан арындырган өчен 2 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Көпчәкләренең сырлары беткән, фаралары ватылган яки янган, бамперы, башка урыны яньчелгән машина руленә утыручылар да 500 сум штрафка тартылачак.

Комментарии