- 30.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №16 (27 апрель)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
20 ел элек мин теплоходларда эшләдем, сугышта булган туристлар өчен кичәләр үткәрдем.
Беркөнне Казан янына килеп җиткәндә, палубада ялгыз гына басып торган хатынны күрдем. Янына килеп сөйләшә башладым: ничек ял иткәнен, нинди кичәләргә өстенлек биргәнен белергә иде теләгем. «Миңа Волгоград кичәсе ошады. Каютага кергәч, сугыштан кайтмаган дустыма ул кичә турында хат та яздым», – диде ул. Мин бернәрсә аңламадым. Ә ул исә тыныч кына үз тормышының тарихын сөйләп китте.
…1941 елда ул, 17 яшьлек кыз, кияүгә чыгарга йөргәндә сугыш башлана. Егете фронтка китә дә хәбәрсез югала. Ә минем танышым һәр көнне сөйгән егетенә кечкенә генә булса да хат яза башлый. Кайткач укыр да аны ничек көткәнен белер, ди. Ничә еллар үтсә дә, ул гел яза икән…
Без Казанга килеп җиттек. Ул ханымның исемен дә, адресын да сорап өлгерә алмадым. Әмма бу очрашуны онытмадым. Миңа аның бер җөмләсе тынгылык бирмәде. «Аңа мин һәр көнне хатлар язам», – диде ул. Кышның бер кичендә мин яңа танышыма багышлап шигырь яздым. Ә шигырь күп еллар дәфтәр эчендә ятты. Бәлки, ул хатынны «Безнең гәҗит» укучылары арасында белүчеләр, бу хакта ишетүчеләр бардыр. Түбәндәге шигыремне сугыштан кайтмаган ирләрен, сөйгән ярларын гомер буе көткән хатыннарга багышлыйм.
Дустым, сиңа мин һәр көнне хатлар язып калам.
Бергә йөргән урамнарны ярсып узам –Синең юлны инде күптән баскан тузан.
Ә мин: «Сине көтәм», – диеп хатлар язам.Кичләр буе язам, йокларга ятканда,
Хатлар булып сиңа барам таң атканда.Тик син аларның бар икәнен белмисең,
Син көтмисең минем хатларны, көтмисең.Мин кояшка, яшь яфракка кулым сузам:
«Язлар җитте бит, кайт инде», – дип хат язам.Очар кошлар төсле, хатлар өстәлемдә,
Күңел назым, йөрәк җылым эчләрендә.Яңа җырларны ишетсәм, бик моңланам.
Кайтсаң, бергә җырларбыз дип хыялланам.Көннәр үтә синнән башка, гомер узган.
Ә мин һаман сине көтеп, хатлар язам,Ә мин һаман сине көтәм, сине көтәм…
Флюра БЛИНОВА.
Казан шәһәре, Кызыл Позиция урамы.

Комментарии