Язылмаган хатлар йөрәктә…

Бүген иртән яшьлек мәхәббәтемне уйлап, елап алдым. Күптән рәхәтләнеп елаган юк. Елый алмый идем, бәгырь каткан. Рәхәт булып китте, хәтта!

Каян ул вакыйга искә төште соң әле? Моннан 33-34 ел элек булган вакыйга бит ул! Казанда укыган чагым. Без – 4 кыз, Пионер урамындагы тулай торак бүлмәсендә яшибез. Шулай беркөнне кичен бүлмәгә кайтып кергәндә, тәрәзә төбендә өч егет утыра, шуларның берсе гитарада уйнап, җырлый иде. Минем бүлмәдәш кызларым бер ятакка тезелеп утырганнар да, исләре китеп, гитарада уйнап җырлаучы егетне тыңлыйлар. Мин кулымдагы сумкамны ятакка илтеп куйдым да, сөлгеләремне алып, душка чыгып киттем. Бу, әлбәттә, кайтып керүгә, әллә ничек уңайсыз булып киткәнлектән генә эшләнгән иде. Юынып чыккач, ишек төбендәге аяк киемнәрнең кымшанмавын күреп, хәйран гына коридор тәрәзәсе каршысында басып тордым, бераздан күршеләргә кереп утырдым. Мин бүлмәгә кергәндә, егетләр инде чыгып киткән иде. Икенче көнне кичен ни күрим: кичәге гитаралы егет мине эзләп килгән! Бер күрүдә ошатып киткән икән. «Бер минут күрдем – төне буе йокламадым», – диде…

Шул көннән башлап, без аның белән, тәрәзә каршысына басып, таң атканчы сөйләшә башладык. Каян килгән шулкадәр сүз?! Инде бер-беребезне әллә кайчаннан бирле беләбез шикелле идек. Ул ерак бер төбәктән килгән егет, ә мин – Татарстан киңлегендә туып-үскән кыз. Ул шулкадәр тыйнак, акыллы, аерылганда гына бер кысып кочаклап үбә дә, тәрәзәдән подъезд түбәсенә сикереп югала иде. Көн дә шулай…

Безне язмыш очраштырса да, никтер аера төште. Аны Казахстан якларына эшкә – уңыш җыярга җибәрделәр. Саубуллашканда кабат очрашулар булуын үтенде. Хатлар язарга сүз бирде. Әйе, юлдан көн дә хат килә, ә эчләреннән әле дә хуш исен югалтмаган кипкән чәчәкләр чыга…

Ул кайтканда, мин инде ул тулай торакта тормый идем. Миңа аның белән аерылырга кирәк иде. Ул урыс егете булса, мин – татар кызы!

Ул яңадан Казанга кайткан. Миңа дус кызларым аның ялына-ялвара яңа адресымны соравын әйттеләр. Адресымны бирмәдем, шулай да, очрашу урынын тулай торак янына билгеләдем. Шул очрашудан соң, бөтенләй дә аннан аерыла алмас хәлгә килдем. Бик тә нык сагынганыма төшендем. Инде нишләргә?

Аңа яңадан китәргә вакыт. Мин аны озатырга вокзалга төшәргә тиеш. Бергә яшәгән дус кызым: «Беркая да бармыйсың» дип, ачкычны җыеп куйды. Мин еладым, ләкин ул мине чыгармады. «Мин сине җибәрмим. Ул сине барыбер алып китәчәк. Әниләреңә мин җавап бирәсе бит», – диде. Без аның белән, хәтта, төрткәләшеп та алдык…

Егетем миңа, кайтып җиткәч, хат язды. «Мин вокзалда чүттән юләрләнмәдем. Андагы меңләгән кешене санадым. Берсе дә син түгел идең», – дигән. Поезд киткәндә, ике юлдашы аны өстерәп кертеп атканнар. «Юл буе еладым», – дигән.

Мин «Икебезнең дә дусларыбыз яхшы, дөрес кешеләр белән аралашабыз икән» дип уйлап куйдым.

Ул миңа матур хатлар юллап торды. Хәтта ау вакытында, куян эзләренең нинди хәреф ясап йөрүләренә кадәр яза иде. Шофер булып, ерак юлларда йөргәч, барлык Европа яңалыкларыннан хәбәрдар идем мин.

Беркөнне «Кайтам, яныңа киләм!» дип хат язды. Очрашуларны сагынсам да, яңадан очрашырга ярамаганын аңлый идем. Аңа ялганлап, «Кияүгә чыктым» дип хат яздым. Аннан кабат хат килде, «Гафу ит» дигән…

Бер ел чамасы вакыт узгач, «Бүтән түзәрлегем калмады, отпускада вакытта киләм» дип кабат хат язды. Без аның белән гомерлек дуслар булырга килешеп хат языштык. Шулай да, бу минем соңгы хатым булган икән. «Дуслык» төшенчәсе икебезне дә алдап кына тору өчен уйлап табылган иде. Мин аның белән дус кына булып кала алмый идем. Шуңа да, бөтенләй араны өзәргә булдым. Ә аның соңгы хатын мин укый алмадым. Дөресрәге, укырга теләмәдем. Тулай торакта тормасам да, хатлар шул адрестан китеп, шул адреска килә иде. Соңгысы да тулай торакка килгән. Хат иптәш кызым кулына эләксә дә, мин аны күрмәдем, чөнки миңа күрсәтмичә, ертып атарга куштым. Ул аны ерттым дип әйтсә дә, гомергә күңелемдә «Укымадымы икән? Нәрсә дип язган булды икән?» дигән сорау калды…

33-34 ел элек булган бу вакыйганың бүгенге көндә әллә ни әһәмияте дә юк кебек. Шулай да, әйтәсе килгән сүзләр, язылмаган хатлар булып, йөрәккә уелып калган икән …

ЗЕМФИРА.

Казан шәһәре.

Комментарии