Соңгы чиктән узма!

«Безнең гәҗит»тән «Сөяркәмне шашып яратам« (№8, 27 февраль, 2013 ел)дигән язманы укыгач, мин дә үз фикеремне язып җибәрергә булдым.

Хәзер шулай зина кылып йөрүче татар егет-кызларына исем китми инде минем. Кемдер мине артта калган дип санар, бәлки. Юк, артта калмадым, уздым да әле. Йолдыз, сеңлем, бу эшеңнең яхшыга алып бармаганын үзең дә аңлыйсыңдыр. Хәләл ирең була торып, зина кылып йөриләрме инде?! Хыянәт иткән өчен гарәп илләрендә -кызны таш белән бәреп үтерә торган булганнар. Бәлки, әле хәзер дә шулай эшли торганнардыр. Синең бит ирең исән, аның алдында вөҗданың газап чикмиме? Бәлки, син хәзер Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйсыңдыр да, тик кайчан да булса Аның алдына килеп басасың бар бит. Дөрес, язмагызда сез берничә тапкыр Ходайны искә аласыз. Әмма, миңа калса, бу бары модага ияреп кенә язылган сүзләр. Сез сабырлык турында искә аласыз. Пәйгамбәребез әйткән: «Сезне күркәм иткән нәрсә – сабырлык», дигән. Тик бит сез бер дә сабыр итеп, мәхәббәтегезне бастырмагансыз. Иман байлыгы турында сүз йөртүегез – бөтенләй көлке. Чит ир белән чуалган кеше ничек итеп иман байлыгы турында сөйли ала? Мантыйк кайда монда? Башка кешеләр дә хыянәт итә, авылларда яшәүче хатыннар да ирләренә тугры түгел дип язасыз. Моның белән сез үзегезне акларга гына омтыласыз, миңа калса.

Болай йөргәнче, бәлки ирегездән аерылып, сөяркәгез белән яшәргәдер? Тик алтыным, бәгырем дигән сүзләр өч айга да җитмәс шул. Тыелган җимеш кенә татлырак була, бергә яши башлагач, андый хисләр тиз сүнә ул. Кайнар хисләр безне уттан-суга, судан-утка илтеп кертә. Шулай да сызыкның икенче ягына чыкмасагыз иде.

Әлмәттән Шәүкәт абыегыз.

Комментарии