Соңгы күрешү

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Әти белән әни 1921 ачлык елында өйләнешә. Мәхәббәткә бернинди авырлыклар да киртә булмаган. Алар башыннан бик күп михнәтле хәлләр үткән. Бөтен кайгы-хәсрәтне җиңгәннәр. Батыр йөрәкле булганнар. Әнием 38 яшендә мине, төпчек баласын, дөньяга китергән. Без ун бала булганбыз. Бишесе яшь чагында ук якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашкан, ә бишебез авыр тормыш газаплары белән көрәшә-көрәшә үскән, буй җиткән. Һәрберебез кеше сокланырлык тормышы корып җибәрде.

Мин сугыш чоры баласы. 1938 елда туганмын. Балачагым авыр чорга туры килде. Алабута ипие, кычыткан яфрагы, черек бәрәңге, төрле үлән сабаклары ашап үстек. Кигән кием дә карарга куркыныч – сәләмә иде. Беренче класста укый башлаганда тормыш авырлыгын аңлый идем инде. Ашыйсы килә, әмма ризык табуы бик авыр. Урамга чыгасы килә – өскә кияргә кием юк. Әти-әни булган ризыкны үз авызларыннан өзеп, безгә ашатты. Үзләре ачлыктан шешенсә дә, безнең гомерне саклап калдылар. Мең рәхмәт аларга, рухлары шат булсын!

1957 елда урта мәктәпне тәмамладым. Тәмам егет булып җитсәм дә, өстемә ямаулы сырган чалбар, телогрейка киеп йөрдем. Ул вакытта бөтен кеше тигез иде. Безнең ярлы киемнән беркем дә көлмәде, беркем дә мыскыл итмәде. Мәктәпкә укырга алып барган ризыгыбыз – мичтә тәгәрәткән бәрәңге булды.

Армиягә китәр вакыт та килеп җитте. Бар булган ризык белән озату мәҗлесе үткәрделәр. Шул елның декабрь аенда алындым. Өч елга якын солдат шулпасыннан авыз итеп кайттым.

Әти белән әни – икесе дә пенсионер. Теләгем – артист булу. Солдаттан кайткан мәлгә консерваториягә укырга керергә булдым. Консерватория ректоры, СССРның халык артисты, профессор Нәҗиб ага Җиһанов мине тыңлады да музыка училищесына юллама бирде. Анда кабул итү имтиханнары тагын бер айдан гына булганлыктан, өйгә кайтып киттем һәм картлык көнемә кадәр туган авылымда төпләнеп калдым. 1961 елдан 2006га кадәр берөзлексез авылыбызда китапханә мөдире булып эшләдем.

1964 елда өйләндем. Өйләнүем дә көтмәгәндә килеп чыкты. Яшем бара, ә сөйгән кызым юк, йөрәгемдә әле мәхәббәт ялкыны кабынмаган. Күршебездә үк булып чыкты насыйп ярым. Миңа өлкән апам тәкъдим итте аны. Апам район үзәгендә эшли. Эшкә барганда аны япь-яшь, сөйкемле бер кыз куып җитә. Җәяүле чанасына утыртып, район үзәгенә юл тота ул. Төскә-биткә чибәр, телгә ягымлы. Бит уртасы пешкән алма кебек алланып торган бу кыз апага бик ошый. Ул аның кайсы авылдан булуын, кем кызы икәнен, кайда эшләвен сораштыра.

– Сөйгән егетең бармы? – дип тә кызыксына.

– И апа җаным, мин бит ярлы гаилә баласы, андыйларга кем карасын соң? – ди әлеге кыз бала.

Апам бу сөйләшүне хәтер сандыгына салып куя.

– Наным, сиңа бик чибәр, булган кыз таптым. Сөйләш аның белән. Сиңа өйләнергә дә вакыт җиткән. Бәлки, ошатышып куярсыз, – ди апам беркөнне.

Авылда кызлар күп күбен. Ә менә күрше кызы миңа насыйп булган икән. Апам дөрләтеп җибәргән мәхәббәт очкыны гомерлек булып чыкты. Танышып торасы юк, бу кызны болай да яхшы беләм бит инде. Миңа да ошады ул. Бөтен кыюлыгымны туплап, аны үземә каратыр җай эзләргә керештем. Кинода дуслашып киттем аның белән. Бер-беребез белән уртак телне тиз таптык. Ике генә тапкыр күрешеп сөйләштек тә 1964 елның 1 апрелендә алып кайттым аны өйгә. Әти-әниләр бик шатланып каршы алды киленне. Бергә-бергә матур итеп яши башладык. 1965 елда кызыбыз Халидә якты дөньяга аваз салды. Аның артыннан бер-бер артлы ике улыбыз – Дилүс белән Рәдиф, аннан соң төпчек кызыбыз туды. Балаларны үстерешергә әти белән әни булышты. Киленне дә, балаларны да бик яратты алар.

Тормышыбыз әйбәтләнде генә дигәндә, әти белән әни дөнья куйды. Инде оныкларыбыз үсеп килгәндә генә хатыным шикәр авыруы белән чирләп китте. Бер күзе дә сукырайды. Соңга таба сәламәтлеге нык какшады.

Тормыш авырлыгын күп күрде ул. Бер ел дигәндә, абыйсы белән энесе фаҗигале төстә һәлак булды. Сукырайган әнисен карап, соңга юлга озаттык. Хезмәттән авырсынмады: кая кушсалар, шунда эшләде. Мине бик яратты, хөрмәт итте. Уңышларыма сабый балалар кебек сөенә иде.

Беркөнне шабыр тиргә батып уянып китте ул. “Әсрар, миңа әллә нәрсә булды әле”, – диде ул авыр сулап.

Машина таптым. Киленем күрше шоферы белән аны больницага алып китте. Анда барып җиткәч, больница ишеге төбендә аңын югалта. Алып кереп реанимация бүлегенә салалар.

– Син, әти, өйдә кал. Табибка үзем күрсәтермен, – диде киленем. “Нигә мин дә аны култыклап тотып бармадым икән?!” – дип хәзер дә үз-үземне тиргим. Ул вакытта каушап калдым, уйларлык хәлдә булмадым.

Хәле бик авыр иде аның. Казаннан кыйммәтле дарулар да кайтарып җиткердек. Аны кулланып карадылар. “Шикәр авыруы булгач, организмы аларны күтәрә алмады”, – диде табиблар.

Бар туганнар һәрчак шунда булдык, тик янына берәүне дә кертмәделәр. Сиздермичә генә мин үттем. Ул мине күз кырые белән генә карап алды да: “Син дә килдеңмени?” – диде акрын гына. Аңа карап тордым, ләкин бер сүз дә әйтә алмадым, тораташ булып катып калдым. Бу аның белән соңгы күрешү иде. Шул вакыт искә төшү белән, йөрәгем өзелеп төшәрдәй була.

17 октябрьдә кичке сәгать 10да өйдәге тынлыкны бозып, кәрәзле телефоным шалтырады. Аннан: “Гафу итегез, хатыныгыз Рәүфә апа үлде”, – дип ачы хәбәр ирештерделәр.

Төн уртасында өйдә авыр тынлык урнашты. Хатынсыз калган ирнең, әнисез калган балалар күзеннән чишмәдәй кайнар күз яше тәгәрәде.

18 октябрьдә мәрхүмәне соңга юлга озаттык. Ул чакта кешеләрне таныр хәлдә түгел идем. Шулай да бөтен авырлыкны җиңеп, сабырлыкны туплап, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән хәләл җефетемне җир куенына сала алдым.

Авыл кешеләре дә бик хөрмәт итә иде аны. Ул аларның бөтен гозерен карусыз үтәде. Чөнки белмәгәне юк иде.

Хәзер үзем генә яшим. Бер генә минутка да күз алдымнан китми ул. Беркайчан да үзен догадан калдырмыйм.

“Салкын чәй”не җырласа,

Тынгы таба алмыйм йөрәккә.

Ярсыган йөрәкне моңга күмеп,

Төрле кошлар сайрый тирәктә.

Утны сүндереп, йокларга ятсам,

Ишетелә күк аяк тавышың.

Күзне йокы алмый, өзгәләнәм,

Сүнмәс мәңге йөрәк сагышым.

Күз карашымны еракка төбәп,

Күзәтәм алсу таң атканын.

Бу дөньяда юклыгын белсәм дә,

Һәркөн көтәм синең кайтканны.

Төштә күргән кебек кенә булдым,

Синең белән булган көннәрне.

Беркайчан да сине уйламыйча,

Үтмәс инде минем төннәрем.

Бу дөньяда без шул кунак кына,

Әй авыр ла ташлап китәргә!

Аккан сулар кебек гомер үтә,

Ничекләр соң сабыр итәргә?!

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Конкурс: “Нишләттең син мине, мәхәббәт?!”

Мәхәббәт корбаны

Сугыштан соңгы авыр еллар. Кияргә юньле киеме, ашарга ризыгы юк. Әмма шулай да ярату һәм яратылу хисләре йөрәкләрдә дөрләп яна.

Авылыбызда үткен һәм чибәр Мөслимә исемле кыз бар иде. Кыю гына егет Хәйдәр белән араларында мәхәббәт уты кабына. Мөслимә апам белән сердәшләр булып, бер-берсеннән берни дә яшерми иде. Апам миннән 2 яшькә генә зуррак булганга, без дә барысын да сөйләшә идек. Шулай итеп, мин Мөслимә белән Хәйдәр арасындагы мәхәббәт серләрен белеп тордым.

Таһир белән Зөһрә кебек бер-берсен яратышып 4 елдан артык йөрде алар. Араларында сөешү белән аңлашу булса да, Хәйдәр кызны ризалыгыннан башка үзенеке итә һәм озак та үтми мәхәббәте дә сүрелә. Нәтиҗәдә, Мөслимә авырга кала. Ул заманнарда никахсыз бала табудан да зуррак хурлык вә бәхетсезлек юк иде. дине буенча бу зина кылу, зур гөнаһлардан санала. Ә Мөслимәнең әтисе бик дини кеше иде. Ул ындырда каравыл торып, шунда да дини китаплардан аерылмады.

Авырына 6-7 ай булгач, Мөслимә үзенең авыр хәлен апама сөйли. Ул исә миңа җиткерде. Иң аянычы шунда: Хәйдәр әле кайчан гына ярты җанын бирергә әзер булган Мөслимәсен хатынга алуны катгый рәвештә кире кага.

Шул көннәрдә мин ашлык ындырына эш белән барып чыктым. Мөслимәнең әтисе Кәрим абый кызының авыр хәлен белми, ә миңа бит барысы да мәгълүм. Шунда Кәрим абый мине янына утыртты да дини китаптан зина кылу турындагы язманы укыды. Ул түбәндәгечә истә калган: әгәр кем дә кем зина кыла икән, аның ике яктагы егермешәр күршесе дә кәфергә әйләнеп, бакыйлыкта тәмуг кисәве булачак икән. Авылыбызның бары 20 генә йортлы булуын күз алдыма китереп (хәзер ул бөтенләй таралып бетте), шулчак тәнем чымырдады. Моны тыңлап торгач: “Кәрим абый, эшебез харап, Мөслимәнең авырлы булуы аркасында барыбыз да тәмугта булабыз икән”, – дип әйтергә авызымны ачкан идем, дини кеше бит, бу чиксез авыр хәбәрне миннән ишетмәсен дип, дәшми калдым.

Бу вакытта Хәйдәр үзенең тәүге мәхәббәтен авыр хәлдә калдырып, күрше авылга күчеп киткән иде.

Бала туар вакыт җиткәндә, бу хәбәр бар авылга таралды. Кәрим абый үзенең яраткан кызы Мөслимәне дилбегәне дүрт катлап, елый-елый кыйнаган, дип сөйләде халык.

Бала туарга бер атна калгач, Мөслимә Хәйдәр авылына барып: “Тәүге мәхәббәтебез, туачак балабыз хакына кавышыйк, өрмәгән урынга да утыртмам, аяк астыңда көл булып яшәрмен”, – дип ялвара. Әмма Хәйдәр өйләнешүгә катгый рәвештә каршы килә.

Баланың туар көне җитеп, Мөслимәнең тулгаклары башланыр алдыннан, әнисе Нурия апа аны җитәкләп, күрше авылдагы медпунктка алып китә. Бәхетсезлеккә, яшенле яңгыр башлана. Җитмәсә, килеп җиткән җирләренә районга киткән икән. Яңгыр астында медпунктның тышкы баскычында утырганда, Мөслимәнең тулгаклары башлана. Ана кеше, өйгә кертүләрен сорап, күп кешенең тәрәзәсен кага. Кайда ул өйгә кертү, гөнаһлы, янәсе. Аптырагач, Нурия апа шул баскычта әби булып, баланы кулына ала.

Шушы авыр кичерешләрдән соң бер-ике ел узгач, Мөслимәдә көчле нерв авыруы башлана. Шуннан савыга алмыйча, авылыбызның иң уңган, иң үткен, иң матур кызы бакыйлыкка күчә. Шулай итеп, матур башланган зур мәхәббәт хакына тар кабердә урын ала.

Илһам МИНДУБАЕВ.

, Тынычлык бистәсе.

Кайтаваз

Эх, сез, егетләр!

Газетаның 46нчы санында (18 ноябрь 2009 ел) Эльвира Моратованың “Джентельменнар, кайда сез?” дигән язмасын укыгач, уйга калдым, дөресрәге, борчуга сабыштым. Чыннан да, ир-егетләрне югалта барабыз түгелме? Шулай булып чыга, ахры…

Әйтик, көн саен автобуста йөрибез. Егетләр, буш урын күрү белән, апаларны, кызларны этә-төртә тизрәк утыру ягын карый. Югыйсә барысы да киресенчә булырга тиеш. Хәзер олы яшьтәгеләргә егетләр түгел, хатын-кызлар урын бирә. Ә инде ишек ачып кертү, авыр сумканы күтәрешеп бару һәм башка шундыйрак очракларда хатын-кызга булышу ир-егетләр өчен “хурлыклы” санала бугай. Эшләр шулай барса, тиздән гүзәл затларны “көчле зат” дип атап йөртә башларлар, мөгаен.

Бу барлык ир-егетләрне дә мыскыллый, дип уйламагыз. Юк, һич тә алай түгел. Бардыр ул арада итагатьле, игътибарлы егетләр. Әмма алар юкка чыгып бара.

Егетләр! Бераз джентельмен булып карыйсыгыз килмиме? Бәлки, сезгә ошап китәр. Ә инде җавапка – күпме рәхмәт сүзе, мөлаем елмаю, ә бәлки, кемнең дә булса телефон номеры…

Миләүшә ӘХМӘТҖАНОВА, КДТУ студенты.

Комментарии