- 25.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Явызлык кылырга хирыс булганнар өчен кеше тормышын җимерүнең, күңел тынычлыгын алуның нинди генә төрләре юк. Кызганычка, кайбер битараф табиблар аркасында кеше гомере куркыныч астына куелганлыгын, игътибарсызлык бәласеннән берәүләрнең зыян күргәнлеген: юл һаләкәтләре очраклары яки башка афәтләр китереп чыгарганлыгын еш ишетәбез. Ә менә синең өчен кадерле булган, тормышыңнан артык күреп яраткан кешеңнең кансызлыгына дучар булу барыннан да ямандыр.
Күптән түгел бер танышымны очраттым. Кечкенә баласын җитәкләп өенә кайтып килә. Берничә ай элек ире белән аерылышырга гариза биргәнлеген белә идем. Үзенчә тынычланып та калгандай булды ул. Чөнки акчасы булса да, хатынына өлеш чыгармаучы, баласы каршында да тиешле хакын үтәмәүче, җитмәсә, һәрчак тәнкыйтьләп, яман сүзләр әйтеп яшәүче ире бик нык азаплаган иде үзен.
Кызганычка, бик күп яшьләр бүгенге көндә озак та яшәми аерылышырга ашыга. Имештер, холыклар туры килмәде яки, тагын да яманрагы: берничә ай яшәгәч кенә гомерлек юлдашы итеп сайлаган кешесен яратмавын аңлаган. Берәүне дә гаепләргә ярамый, әлбәттә. Һәр кеше үз язмышын үзе төзи. Әмма тормышта әллә нинди проблемалардан да чыгу юлларын табарга була. Шулай да, танышым мисалы – башка мәсьәлә.
Күпләр аңламаган, ә дөресрәге аңларга теләмәгән, хатын-кызның ирекләре кысылган, дип ялгыш фикер йөрткән Ислам динебездә бөтенләй дә башка мәсьәлә, югыйсә. Егет кеше кызның ата-анасы, булачак хатыны алдында вәгъдәләр биреп өйләнә. Ихластан Аллаһ кануннарын үтәгән ир хатыны хакын тиешенчә үти. Бүгенге көндә исә моның өчен ул күп көч түгәргә тиеш билгеле. Чөнки ризык, кием алу, фатир өчен түләү, балаларны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү өчен шактый акча кирәк. Мин үз бурычларын төгәл белгән һәм аларны җиренчә җиткереп үтәгән күп мөселман ир-атларын беләм. Исламда яшәгән гаиләдә хатын-кыз хокуклары кысылмый. Көчсез затка нинди дә булса авырлык китерергә теләгән мөселман ир-аты дингә ихластан бирелгән булса, башта Аллаһ һәм пәйгамбәребез сүзләрен искә төшерәдер. Шуңа да мөселман хатын-кызлары арасында бер фикер йөргәнлеген ишеткәнем бар. Әгәр дә Җир йөзенең барлык хатын-кызы мөслимәнең хокуклары турында белсә, барысы да Исламны кабул итәргә ашыгыр иде.
Төп темама яңадан әйләнеп кайтып, өстә искә алынган танышымның бик авыр хәлдә калганын әйтәсем килә. Эш шунда: үзе үк: «синнән туйдым, аерылышыйк, балаңны үзең киендер, ашат», – дип торган ир законлы рәвештә аерылышырга теләми. Белмим, нәрсәгә ирешергә телидер ул моның белән? Баласын калдырырга теләмиме әллә, дисәк. Баласын яраткан кеше аны матди яктан тәэмин итүне арткы планга куймый. Ярый, акчасы юк, гаиләне карый алмый, дип тә әйтеп булмый. Чөнки аерылу турында сүз ир бик күп акча эшләп кайтканнан соң кузгала. Ни гаҗәп ул бюджетка гаиләсенең хакы юк икән! «Бер тиен бирмәде, үзен дорфа тота, бар тапканын башка берәүгә туздыра ахры», – ди танышым.
Кыскасы, ник хатыны, баласы язмышы белән уйнаганлыгын аңлый алмадым бу кешенең. Яшисең килми икән – җибәр бит. Танышым аерылышкан очракта үзенә һәм баласына җиңелрәк буласын искәртә. Кызганычка, гаилә хуҗасының киләчәктә нинди карар кабул итәсен көтәсе генә кала. Үзе өчен иң кадерле булган кешеләрнең язмышларын җимерүне аңлап бетерми шул.
Ләйлә ӘХӘТОВА.
Комментарии