Тик өметеңне өзмә генә…

Айсылу белән Шамил балачактан ук бергә уйнап үсә. Малай кызны беркемнән дә кыерсыттырмый. Айсылуның әтисен агач басып үтергән була. Әнкәсе, Миңлеәхмәтеннән башка ирләрне күңеленә дә китермәгән тугрылыклы хатын, бердәнбер баласына Аллаһы Тәгаләдән бәхетле гомер теләп ялвара. Аңа пар канатлар теләп дога кылмый калган чагы сирәк була аның.

Менә яшьләр үсеп җитә, балачак мавыгулары яшүсмерләр күңелендә мәхәббәт бөреләре булып бөреләнә, ләкин чәчкә атып җимеш бирергә өлгерми. Моңа тагын шушы XX гасырның иң каргалган еллары – сугыш комачаулый…

Сугыш башланып бер атна үтүгә Шамилне сугышка алалар. Киткәндә: «Көт, сөйгәнем, барыбер җиңеп кайтам. Кайтуның беренче көнендә үк туй ясыйбыз. Менә күкләр, кояш, фәрештәләр шаһит», – дип кызны күкрәгенә кыса да, басу капкасын чыгып өлгергән атлар артыннан йөгерә. Арбага менеп утыргач, сөйгәне бүләге, чиккән, хуш исле кулъяулыгын болгап: «Көт, Фәрештәм», – дип кычкырган тавышын гармун моңнары басып китә…
Шамилдән бер-ике хат килә һәм хәбәр өзелә. Ләкин Айсылу өметен өзми, сөйгәненең исән кайтасына, булачак туйга да зур ышаныч белән яши. Алтын куллы кыз бәйләп, чигеп, ничек булдыра ала бирнә дә әзерли, сандыгына сала бара. Гыйлем әбисеннән намаз укырга өйрәнә, биш вакыт намазын калдырмаска тырыша. Һәр намаз артыннан сөйгәненең исән-сау кайтуын теләп дога кыла. Ул заманнарда, мондый йолалар тыелган вакытларда, аның кылган гамәлләре мәхәббәтенең нинди көчкә ия икәнен исбатлый.

Менә көтеп алынган Җиңү көне җитә. Шамил хәбәрсез югалган дигән кәгазь кисәгенә һич тә ышанмый кыз. Исән аның сөеклесе, исән, ул кайтачак, туй булачак, алар кавышачак. Тик өметеңне өзмә генә…

1945нче елның август урталары җиткәндә, иртәнге намазын тәмамлап, кулына көянтә-чиләген алып кыз чишмәгә юнәлә. Үзенең күзе көндәгечә басу юлында. Төшендә дә бүген Шамилнең кайтканын күреп уянган иде Айсылу. Фәрештәләрнең амин дигән сәгатьләре булган мөгаен. Төсе уңып беткән гимнастеркадан, сыңар аякта, култык таякларына таянган солдатның авылга якынлашканын ерактан ук күреп ала кыз. Чиләкләрен читкә куеп, үтә дә якын булган сөйгәненә каршы йөгерә. Солдат та аны ерактан ук танып алып, адымнарын кызулата.

…Исән аның сөйгәне, исән, Айсылу сөйгәненең муенына ташланды, куенына сыенып тыела алмыйча үкседе дә, үкседе. Шамил сыңар кулы белән сүзсез генә аның башыннан сыйпады да сыйпады. Сүзләр кирәкми иде…

Кыз тынычлангач, алар юл буендагы чирәмлеккә утырды. Шамил үзенең күргәннәрен, шул елларның хәсрәтле йомгагын кызга сүтте. Чолганышта калган, Германиядә әсирлектә булган, аннан качып француз партизаннарына кушылган икән ул. Чираттагы бәрелешләрнең берсендә аягын югалткан. Англичаннар боларны совет командованиесенә тапшырган. Аннан соң адәм чыдамаслык мәсхәрәләүләргә дучар булып, Сталин лагерьларында карантин узган. Гаебен таба алмагач кайтарып җибәргәннәр.

– Айсылуым, әйткән сүземдә тордым, менә кайттым, син аякка карама, йөрәгемә таян. Риза булсаң, бүген туй, – дип, егет биштәреннән ак күлмәк тартып ала. Кайдан алган диген! – Язмышларга үч итеп, җир җимертеп яшәячәкбез, Алла боерса, – дип урыныннан кузгала.

Кайтып кергәндә, Шамилләр йортында сыңар телем икмәк булмый. Кичтән калган алабута икмәгенең кыерчыгын, Шамилнең исән кайтуын теләп, әнкәсе Нәгыймә апа теләнчегә биреп чыгарган. Ярый, Аллага шөкер, яңа бәрәңге өлгереп килә, уракка да төштеләр. Колхозда да Шамилнең сугышка кадәрле тырыш хезмәтен искә алып, туй бүләге итеп 10 кг арыш оны, 5 кг солы оны бирәләр.

Табынны Шамилләрнең яшел чирәмле киң ишек алдына әзерлиләр. Өй саен өстәл, эскәмия җыела. Кемдә нинди сый бар – шул өстәлгә күчә. Бибинур карчык, сугыштан үлгән хәбәре килеп өлгергән өч улының берәрсе кайтмасмы дип, саклаган каклаган казын күтәреп килә. «Улларымнан бүләк», – дип, яшьләрнең кулына тоттыра. Озак та үтми, авыл өстенә күптән онытылган каз шулпасы исе тарала.

Кичкә авылның яше-карты Шамил белән Айсылуның туенда утыра иде. Яшертен генә муллалык вазифаларын үтәп йөргән Хәбибулла абзый яшьләргә никах укыды һәм туй башланды. Табын аш-судан сыгылып тормаса да, һәркемнең йөзендә алдагы бәхетле көннәргә ышаныч балкыды.

, авыл халкын таң калдырып, егетнең туганнарына кыз бүләкләрен өләшеп чыкты. Иптәш кызлары да туй бүләгеннән мәхрүм калмады. Аларга Шамил алып кайткан хушбуй сөртелгән ыспай чабаталар эләкте. Тирә-якка хушбуй исе таратып, кызлар яңа чабаталардан биеп, авылдашларының күңелен күтәрде.
Туйның шартын китереп, кәләшкә килен коймагын пешерттеләр. Авылның барча бала-чагасы, урын өстендә яткан авырулар, читтән килеп көтү көткән ятим егет, бары да килен сые – солы коймагыннан авыз итте…

Бу вакыйгалардан соң 68 ел узып киткән. Инде бу авылның зираты гына монда авыл булганын сөйли. Авылдашлары кайсы мәрхүмнәр, кайсы кая күчеп бетте. Шамил абыйның үлеменә дә бик күп еллар узды. Алар Айсылу апа белән 7 бала тәрбияләп үстерде. Бәхетле гомер иттеләр. Айсылу әби бүгенге көндә исән-сау, Казанда кызы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

(Исемнәр үзгәртелеп алынды, чөнки Айсылу әби белән элемтәгә кереп рөхсәтен ала алмадым.)

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле.

  Тик өметеңне өзмә генә..., 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии