Вәт сиңа ял йорты!

Табын кыза төшкәч, бераз кәефләнеп алган кунаклар, тормыштагы төрле мәзәк хәлләрне искә төшерә башлый. Колакка киртләп куйган шундый кызык хәлнең берсен газета укучыларына да сөйләргә булдым.

Бер авылның алдынгы тракторчысы белән сыер савучысын ял йортына юллама белән бүләклиләр. Гөнаһ шомлыгына, сыер савучы ялгыз хатын була. Ә ирнең хатыны һәм өч баласы бар, шуның өстенә ул “кыекларга” да яратучы була. Санаулы көннәр тиз уза. Ял итүчеләр исән-имин генә әйләнеп кайта.

Иренең ял йортыннан үзгәреп кайтуын сизә хатыны, тик тыныч кына эшләп йөргән кешегә юктан бәйләнәсе килми. Ләкин бу тынычлык берничә көнгә генә җитә. Кичләрен ир дигәне киенеп-ясанып, күрше авылга политсәгать уздырырга китә дә, таң алдыннан гына әйләнеп кайта. Икенче көнне аны икенче авылда көтәләр булып чыга. Әле кул астына кереп өлгермәгән балаларны ташлап, хатыны аның артыннан тикшереп йөри алмый бит инде. Ярдәмгә авыл карчыклары килә. Кемдер төнге ата мәчене үзе белән ял итәргә барган сыер савучы йортына кереп киткәнен күреп калган. Хатын да башлы булып чыккан, юктан тавыш чыгармаган. Иренең рәешкә кия торган бүрегенә кечкенә улын йомышлаттырган. Инде чыгып китәргә дип, бүреген башына кигән ирнең нинди хәлдә калуын күз алдына китереп карагыз. Тик вакыйга моның белән тәмамланмаган. Атна-ун көннән соң эшләр яңадан үз хәленә кайткач, хатынга иренең төнге лекцияләре турында колхоз идарәсенә хәбәр итәргә туры килә.

“Басылмады тракторчыбыз, дәрт-дәрманы тәмам сүнгәнче читкә йөрүен туктатмады”, – дип тәмамланды сүзен сөйләүче.

Ул сөйләде, мин сезгә тапшырдым, гаеп итештән булмасын.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии