Солдат кызыннан ачык хат…

Солдат кызыннан ачык хат…

Инде бер ел артта калды… Күз яшьләре белән тулы вокзал юлын яңгыр яуды. Ә күңелем бер ел буе көткән билгесезлектән, ниһаять, киңлеккә омтылды. Онытасым юк: тышта бәреп яңгыр ява, көзнең кыраулы, бармак өшетерлек салкын көннәре иде. Синең китәсеңне белгән көннән, көнем – көн булмады. Бу вакытта сиңа булган мәхәббәтемнең тагын да көчле, саф, гомерлек булуын аңладым. Белсәң икән, ак мендәргә төшкән күз яшьләрен, төннәр буе йөрәк сыкрануыннан баккан ак кәгазь битләре… Көн арты көн синең исән-сау әйләнеп кайтуыңны теләдем, синең яңадан сөйкемле йөзеңне күрү, шомырт карасыдай күзләреңә карап, җылы кочагыңда иркәләнү өчен мин дөньядагы бар нәрсәне бирергә әзер идем. Һәм, ниһаять, беренче хатың… Аның ничек кадерле булуын бары үзем генә беләм. Бер ай буе ташучыны тилмертеп бетергәннән соң, инде синең исән булуыңа өмет беткән иде. 28 декабрь киче миңа Яңа ел бүләге ясады. Эх, минем Кыш бабаем!

Кайчандыр китәргә әзерләнеп йөргәндә, “Ничек кенә хат язармын инде, минем бит гомердә дә беркемгә дә хат язганым юк”, – дигән идең. Синең нечкә күңелле шагыйрь җанлы булуыңны, күрәсең, мин үзем дә аңлап бетермәгәнмен. Кәгазь битендәге синең сүзләр мине чын мәгънәсендә елмаерга мәҗбүр итте, алардагы язмышы шулкадәрле матур, сөенерлек итеп язылган иде.

Шулай итеп, бер кыш, яз, җәй, көз узып та китте. Тормыш булгач, төрле вакытлар булды. Тик мин синең барлыгыңны тоеп, бары синең өчен дип бу авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәндем, шулай синең барлыгыңны белеп яшәү миңа көч бирде.

Шушы көннәрдә вокзалы тагын үзенең яшь улларын армия сафларына озата, ә кемнәрнедер каршы ала.

Солдат өчен аны көтүче булу бик мөһим. Беренче урында әти- әнисе, туганнары торса, сөйгәне исә барысыннан да мөһимрәк. Тик бүгенге көндә вәгъдәсендә тора белмәгән кызлар байтак. Кызлар! Ихлас зур сикәлтәләр, юллар аша узып килә. Мәхәббәтеңне тапкансың икән, аның өчен көрәшергә кирәк.

Ландыш ВӘЛИЕВА.

КФУ студенты.

Комментарии