Егермедә син карт инде, кызый!

Миңа әле 20 яшь кенә, тик кайберәүләр мине инде карт рәтенә кертә башлаган! Ә бит минем битемдә бер җыерчык, башымда бер ак чәч тә юк! Иң кызыгы шунда: үземнең яшьтәшләрем мине “утырып калган” кызга санамый. Ә менә кырыкның аргы ягына чыккан ирләр мине инде әбиләр рәтенә кертә…

Марс абый (абый диям инде, 38 яшькә җиткән ир уртасы кеше) белән мин социаль челтәрләрнең берсендә таныштым. Бик кызык абзый булып чыкты бу! Миңа сеңлесенә караган кебек карый иде Марс. “Син мине кызыксындыра торган яшьләр төркеменә кермисең, борчылма. 20 яшеңдә карт инде син!” – диде ул миңа танышкач ук. Вәт мин әйтәм, зур бүксәле абзыйлар нишләтә хәзер! 20 яшьлек кыз алар өчен карт булгач, 25 яшьлекләр бөтенләй әби була бит инде! Марс абый үзенең борчу-шатлыкларын минем белән бүлеште. Тормыш тәҗрибәсе булган кеше белән аралашу үземә дә кызык булды.

Республика көнендә шәһәрдә берьялгызым калдым. Бөтен иптәшләрем авылларына кайтып китте, бергә тора торган иптәш кызым да ял итәргә Төркиягә киткән иде. Ә мин ул көнне эшләү сәбәпле авылга кайта алмадым. Утырам шулай бер үзем генә өйдә, ни эшләргә дә белмичә. Бервакыт теге абзыем яза: “Кичке матур күлмәгең бармы?” ди. “Бар” дидем инде, ни диим тагын. “Әйдә минем белән бер кичәгә. Янымда шундый кыз булуы минем өчен зур дәрәҗә булачак. Анда шәһәрнең “почти элитасы” җыелачак, кирәкле кешеләр белән таныштырырмын үзеңне”, – ди бу миңа. Аптырап калдым. Башыма килгән беренче сорауны бирдем Марс абыйга:

– Ә дусларыңа кем дип таныштырырсың мине?

– Абыемның кызы диярмен…

– Чит абзыйлар янында мин куркам. Ул-бу булмасмы?

– Юк инде, синең исәнлегең өчен үзем җавап бирәм.

Бер белмәгән җиргә, белмәгән кешеләр янына барып утырырга җүләр түгел бит инде мин. Бу сөйләшү шуның белән тәмамланды.

Икенче юлы мине ниндидер караңгы паркка, һава суларга чакыра бу. Мин җавап бирмәдем. Өстәвенә, көз дә яңгырлы, салкынча килде быел. Әбиләр чуагы җиткәч, кабат дәште. “Ник беренче чакыргач ук алып бармадың?” мин әйтәм. “Син әле анда өлгермәгән идең, хәзер алып барсаң да була үзеңне!” ди. Аңламассың бу ирләрне! Алдап-йолдап булса да, бу очрашуга да бармый калдым…

Атна-ун көн элек кенә “абыем” тәмам “өлгереп” бетте! “Әйдә миңа төн кунарга” ди бу бер көнне. Мин дә аның белән “уйный” башладым. “Ничек инде абый янына кунарга барыйм,” – мин әйтәм. “Бүген абыең булмамын… Күкрәгемдәге йоннарым белән уйнавыңны телим” дигән смсны укыгач, бөтенләй телсез калдым! Җавап та биреп тормадым, шунда ук бу сайттан анкетамны бетереп ташладым.

Марс “абыема” кадәр Рамил исемле егет белән танышкан идем. Монысы анкетасына 27 яшь дип язган. Ярар, мин әйтәм, ЗАГСка барасы түгел әле, танышудан гына бер ни дә булмас, дидем дә, аралаша башладым. Без моның белән Җиңү паркында очраштык. Интернет аша бер-беребез турында күп нәрсәне белеп бетергән идек инде. Сөйләшә торгач, Рамилгә 27 түгел, ә 32 яшь икәнен, 4 ел элек аерылганын һәм 9 яшьлек кызы булуын белдем. Мин бер катлы кеше: нәрсә уемда – шул телемдә. Тоттым да, хатыны белән аерылышуының сәбәбен сорадым. Башта бик ачылып китмәсә дә, сораштыра торгач, сөйләде инде “егеткәем”. Рамил 21 яшендә өйләнгән, хатынына әле 17 яшь кенә булган. Аннан кызлары туган, хатыны игътибарны баласына күбрәк юнәлткән. Тик Рамилне дә тәрбия кылуын ташламаган. Ирләрнең табигате шундый бит инде аларның: янәшәдәге бәхетләрен күрмичә, күрше бакчага йөрергә яраталар. Рамил башта хатыныннан качырып кына сулга йөргән, аннан инде ачыктан-ачык хыянәт итә башлаган. “Нәрсә җитмәде инде сиңа?” дигәч: “Мин белән шөгыльләнергә яратам. Нәсел “чире” ул безнең. Җитмеш яшьлек әтием дә кызлар янында “җилләнеп” кайта кайчагында. Ә хатын белән көнгә ике тапкырдан да артык яратышып булмый башлады…” дип җавап бирде бу. “Табибка мөрәҗәгать итеп кара” дидем дә, моның яныннан качу ягын карадым…

Менә шундый азгын ирләр яши безнең шәһәрдә. Аларның шундый булуына без – хатын-кызлар да гаепледер, билгеле. Бигрәк тә җәй айларында ярымшәрә кызлар каршыларында йөргәндә, нормаль табигатьле ирнең азынасы көн кебек ачык инде. Үзебезгә тыйнаграк булу кирәк, кызлар-йолдызлар!

Гүзәл ШӘРИПҖАНОВА.

Казан.

Егермедә син карт инде, кызый! , 1.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии